- кыр
- I. 1. Урмансыз тигезлек, зур тигез ачык мәйдан. Хайваннар һәм кошлар тур. : кулга ияләштерелмәгән, йортныкы булмаган; кыргый кыр үрдәге, кыр казы 2. Иген игү өчен эшкәртелә торган җир мәйданы; басу. с. Авыл хуҗ. культуралары үстерү белән бәйләнгән. Нин. б. эшләр башкарылган, нәрсәләрдер урнаштырылган яки нин. б. хәлгә дучар ителгән участок, урын мина кыры 3. Нин. б. эш-хәрәкәтләр барга җир, урын сугыш кыры. Сугыш яки поход шартларындагы хәрәкәтләргә, эшләргә бәйләнешле кыр госпитале 4. Спорт уены бара торган мәйдан футбол кыры. Спорт әсбабының мәйданчыгы шахмат кыры 5. Территория, җир совет кырларында 6. күч. Нин. б. эшчәнлек яки эш өлкәсе, сферасы эш кыры 7. Нин. б. көчләрнең хәрәкәте, эшчәнлеге таралган пространство магнит кыры. КЫР КАЗЫ – Киек каз. КЫР КАПКА – Басу киртәсенең капкасы. КЫР КИШЕРЕ – Мәксыманнар семь. саргылт чәчәкле берьеллык үсемлек. КЫР КӘҖӘСЕ – Боланнар семь. кырда, урманда яши торган хайван. КЫР КҮГӘРЧЕНЕ – Күгәрченнәр семь. зур булмаган урман кошы. КЫР ТАВЫГЫ – Тавыклар семь. кыргый кош; көртлек. КЫР ЧАГАНЫ – Чаганның бер төре; рус. Паклен. КЫР ШПАТЫ – Силикатлар группасыннан бер минерал. КЫР ҖИТЕНЕ – Сыраҗчалар семь. зур чәчәкле бакча үсемлеге. II. КЫР – 1. Нәр. б. чиге, кырые; тирәсе 2. Предметның үзе кебек үк өчлек белән почмак төзегән яссы өслек, ян 3. иск. Геометрик фигураны чикләүче туры сызык өчпочмак кыры
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.